Левченко бистәсе халкы "Сөләйман" мәчете әһелләренә Корбан бәйрәмен күркәм оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Мәхәллә халкы һәм Корбан гаетенә сарык алган кешеләр мәчетнең имамы Илдар хәзрәт Баязитовка мәхәллә халкы белән эшли белгәне,оештыру сәләте, хезмәткәрләр арасында бурычларны бүлү, низаглы хәлләрне җайга салу, корбан сарыкларын вакытында чалу һәм эшкәртү өчен үзләренең рәхмәтләрен әйтәләр.
«Сөләйман» мәчетендә Корбан бәйрәме вакытында хайваннарны чалу өчен быел тагын да уңайлы шартлар булдырылды.Биредә быел да мәчет бинасы каршында сарыкларны тоту өчен махсус комплекс оештырылды, ә узган елдан үзенчәлекле буларак, чалу урынының түбәсе калай белән ябылды.
«Сөләйман» мәчетендәге Корбан гаетенә багышланган эшләр хәерле узды. Мәчет янында киртәләп куелган урыннан, корбан өчен әзерләнгән сарыклардан, аларны чалып эшкәртер өчен булган махсус урыннан торган комплекс оештырылды. Барлык санитария таләпләре үтәлде: сарык тиреләре һәм эшкәртергә яраксыз калдыклары үз вакытында мәчет территориясеннән чыгарылды.
Барлыгы бу чараны уздыруда йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында ике кешедән торган 33 богазлаучы бригадасы эшләде. Суючылар югары ислам йортларында белем алучы студентлардан торды. Бригадалар корбан чалу йоласына багышланган барлык эшне башыннан тиклем ахырынача башкарып чыкты.
Уннан артык кеше корбан чалу урынын тиз арада җыештырып торды. Шулай ук махсус ит кабул итү пунктлары булдырылды. Анда итләрне кисәкләргә бүлү һәм өләшү эшләре башкарылды.