29 ноябрьдә «Иман» мөселман үзәге 20 еллыгын билгеләп уза. Казанда бу вакыйгага багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрелә. «Иман» үзәге Татарстанда күптән эшләүче оешма һәм ислам инфраструктурасын булдыру буенча күп кенэ программаларны гамәлгә ашыра. Үзәк 10 ел дәвамында мөселманнар дөньясын яктырту өлкәсендә эшчәнлек алып бара дип ип җиткерә "Татар информ" агентлыгы.
Бу чорда төрле әдәбият, шул ук вакытта көндәлек басмалар чыгару җайга салынган. Ул Татарстанда беренче махсус мөселман нәшриятын оештыручы, нәтиҗәдә 1000нән артык китап чыгарылган. Оешма беренче булып дини гаммәви мәгълүмат чараларын нәшер итә башлады, алар арасында — «Иман», «Дин», «Мөслимә» газеталары, «Мөселман дөньясы», «Иман нуры» журналлары.
Конференциядә галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, дин вәкилләре катнаша, дип хәбәр итә конференцияне оештыру комитеты.