23 ноябрь көнне берничә исерек кеше төзелеп килүче мәчетнең каравылчылары торган будкага ташландылар. Бу хәбәрне Җамигъ мәчетнең имамы Руслан Нурмаметов сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, сакчылдарны салып еккач, кесәләреннән акча эзләгәннәр. Тапмагач, ачуларыннан будканың тәрәзәсен ватканнар. Имам хокук саклау оешмасына мөрәҗәгать итсә дә, гаризасын кабул итеп алмадылар, «Нур-Усман» мәчетенең имамы килүен сораганнар. Алга таба Рәис хәзрәт гариза бирергә җыена.