РИУда ислам диненең тарихы һәм мәдәнияте курслары дәвам итә. Бүген шәкертләр алдында МДУ каршындагы Азия һәм Африка илләсе Институтының гарәп филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Дмитрий Владимирович Фролов чыгыш ясады.
Бүген гарәп филологиясе темасын әтсәләр, иртәгә Коръән буенча дәрес булачак. Коръәннең гарәп-мөселман мәдәниятендәге тоткан урыны зур. Фролов- МДУның Галимнәр шурасы әгъзасы, «Мәскәү университеты хәбәрчесе» журналының хезмәткәре.
Анда түбәндәге темалар булачак: «Татар халкы һәм дине тарихы», «Мөселман хокукы: теория һәм практика сораулары», «Ислам хокукы: дини һәм юридик башлангычлар», «Гарәп теле буенча тел белемен арттыру методикасы».