Бүген Екатеринбургның курчак театрында Урта Уралның чит илдән килгән студентларның 2нче Форумы булды. Анда 250 чит ил вәкиле катнашты. Алар Уралдагы югары уку йортларының 1-2нче курсарында укыйлар. Чит ил студентларын хезмәт кануннары белән таныштырганнар, чөнки кайбер студентлар укыганда эшләп тә алалар.
Аларга кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында да әйтелгән. Сверлов өлкәсенең миграция хезмәте, регион министрлыклары вәкилләре чыгыш ясаганнар. Билгеле булганча, Урта Уралда чит илләрдән 2000ләп студент укый. Аларның күбесе Урта Азиядән килгәннәр.