Свердлов өлкәсенең Красноуфимск районында бер генә дини оешма теркәлгән

Свердлов өлкәсенең Красноуфимск районының 17 торак пунктының берсендә генә дини оешма теркәлгән. Ул Урта Баяк авылында урнашкан. Кече Турыш авылының имамы Фәрит Габделхаков: «Без

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 22

Свердлов өлкәсенең Красноуфимск районының 17 торак пунктының берсендә генә дини оешма теркәлгән. Ул Урта Баяк авылында урнашкан. Кече Турыш авылының имамы Фәрит Габделхаков: «Без теркәлергә телибез, чөнки теркәлмәү мөселман оешмасының үсешен тоткарлый. Шулай ук, грантларга да гариза яза алыр идек».

Төп мәсьәлә - акча җитмәү. Кече Турыш авылы халкы инкыйлабка кадәр төзелгән мәчетне төзекләндерде. Ул 1903 елда төзелгән иде. 1924 елда мәчетне ябып, мәктәп оештырдылар. 2000 елдан башлап бина буш торды. 2008 елдан аны төзекләндерә башладылар. Җомга намазына 10-15 кеше йөри (авыл зур түгел). Шулай ук, әле балалар да укытырга кирәк. Шуңа күрә, имам мәхәлләне теркәтергә ниятли.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе