Мәскәү урамнарының берсендә дә Корбан бәйрәме булмады. Җомга көнне хайваннарны яклаучылар башкала урамнарында Корбан бәйрәме үткәрүне тыяр өчен Сергей Собянинга мөрәҗәгать иттеләр. Алар арасында Андрей Макаревич, Николай Расторгуев, Михвил Ширвиндт, Виктор Гусев һәм башкалар да кергән.
Корбан бәйрәмнең мәгънәсе туганнарны, күршеләрне, мохтаҗларны ашатудан гыйбарәт. «Бик теләсәләр дә, Мәскәү урамнарында бер аунап яткан сарыкны да тапмаганнар», - ди Шамил Галәветдинов.
«Кызганыч ки, безнең массакүләм мәгълүмат чаралары исламофобиядә шулкадәр нык тәрбияләнгәннәр. Алар үзләре дә бәйрәм көнне сарык та, чучканы да суеп, бутен каналлар буенча күрсәтергә телиләр», — диде ул.
Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең дәрәҗәләрен төшереп теләсә-нинди сүзләргә ышанулар, бу бит гаҗәп хәл. Үзләрен никадәр генә акыллы итеп санасалар да, шуның хакында мэрга язып җибәрү көлкеле хәл.