7 декабрьдә Казанда Россиядә танылган дин әһелләренең берсе Шамил Галәветдинов килә. Галәветдинов Шамил Рифат улы 1974 елда Түбән Новгород өлкәсенең Краснооктябрьск районының Чембилей авылында туа. Әл-Әзһар университетының ислам хокукы факультетын һәм Халыкара ислам академиясен тәмамлаган. 1997 елдан башлап Мәскәүдәге Мемориаль мәчетнең имам хатибы булып эшли. Аның олы абыйсы Илдар Галәветдинов Мәскәүдәге Җамигъ мәчетенең имам хатибы.
Бүгенге көнгә кадәр ул күп кенә китапларын бастырып чыгарган. Соңгы 15 елын ислам динен өйрәнүгә багышлаган. «Ак барс» дигән яшьләр үзәгендә аның «Теге дөньялар» дигән китабының презентациясе була. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең күпчелек шәкерте аның вәгазенә килергә тели, чөнки иманлы бәндә гыйлем алырга тиеш.