Ижауда Корбан бәйрәмнәре уза

Ижау үзәгендә яңа мәчет төзелешендә кичә бүген эшләр туктап тора. Кирәкле материаллар яки кеше юклыктан түгел — ике олуг бәйрәмебезнең берсе булган Корбан гаете

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 18

Ижау үзәгендә яңа мәчет төзелешендә кичә бүген эшләр туктап тора. Кирәкле материаллар яки кеше юклыктан түгел — ике олуг бәйрәмебезнең берсе булган Корбан гаете уңаеннан ял итәргә булганнар.

Биредә төрле милләт кешеләре хезмәт куя. Татарлар гына түгел, үзбәкләр, таҗиклар да үзебез, биредә туган балаларыбыз йөрисе изге йорт диеп тырышалар. Гөмбәзне күтәргән Марс Фатыйхов сөенә-сөенә, изге теләкләр белән эшлибез ди. Монын мәчет төзелеше икәнен хәзер узып баручы һәркем белә — кече манара һәм гөмбәздә ярымай тирәк-якка нур чәчә. Бинаның ике ягында киләчәктә 32 шәр метрлы тагын ике манара калкып чыгачак. Беренче катнын диварларын тыштан керамогранит плитә белән матурлап киләләр, ә үзәк ишек, манараларны мәрмәр белән тышларга ниятлиләр. Яңа мәчет бинасы архитектура ягыннан Ижау үзәгендә иң матур биналарның берсе булырга тиеш. Дүрт кат та күтәрелгән, инде эчке эшләр башланган.

«Мәчет күтәрүне халык төзелеше диеп әйтергә дә була, — ди мондагы эшләр өчен җаваплы Фнун Мирзаянов. — Башкала үзәгендә, унай урында изге йорт булдыру — халык теләге. Һәм эшләр дә халык ярдәме белән бара. Кул көче белән дә, акчалата да булышырга теләүчеләр күп. Төзелеш башланаганнан алып, дүрт ел дәвамында монда кизү имам Гыйззәтдин ага Шәрәфиев аларны каршы алып тора. «Гает көннәрендә аеруча күп киләләр. Вафат булган туганнары рухына сәдакә бирәләр, мәчетебез тизрәк күтәрелүен теләп китерәләр», — ди ул. Бу хакта "Татар информ" агентлыгы яза.

Төзелеп ятучы мәчеттә Олуг бәйрәмнәрдә намаз укыр өчен унайлыклар юк, әмма бу көннәрне дә ишегалды буш булмый. Быел төзүчеләр корбан итен шушында авыз итергә ниятләгәннәр. Корбаны малын «Ориён-тадж» таҗик оешмасы исеменнән Мәхмүтсәет Талбиев алып килгән. Беренче катта өстәл көйләгәннәр. Табын артындагыларның күбесенең гаиләләре еракта — бәйрәм белән бер-берсен телефон аша гына тәбрикли алганнар. Әмма ватанарыннан читтә булсалар да, Корбан гаетен шулай бергә һәм йоласына туры китереп бәйрәм итә алуларына барысы да шат.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе