16 ноябрьдә республикабызның төрле районнарында дүрт яңа мәчет ачылды. Ә менә Әлки районындагысы «Кол Шәриф» мәчетенең төп-төгәл копиясе. Аның бердәнбер аермасы — ул Казан мәчетеннән 5 мәртәбә кечерәк. Мәчетнең ике манарасы бар (ә «Кол Шәриф»тә алар дүрт), шулай ук хатын-кызлар өчен бүлмәләр һәм мәдрәсә бар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчет төзелешенә спортсмен Алинә Кабаеваның әтисе Марат Кабаев та (аның бабалары Урта Әлкидә яшәгән) өлеш керткән.