Корбан гаете көнендә "Сөләйман" мәчетендә 250 корбанлык сарык һәм 5 сыер бугазланды һәм бүгенге көнне дә бу ваҗиб гамәл дәвам итә. Быелгы 1-2 яшьлек сарыклар 5 меңнән тора, чөнки ит өчен махсус үрчетелгән сарыклар Волгоград өлкәсеннән кайтартылган һәм берсе якынча егерме килограммнан башлана.
Корбан бәйрәме көннәрендә сарыкларны кешеләргә суеп, тунап, эшкәртеп һәм төрле өлешләргә бүлеп бирделәр. Бу гамәлне 30 кешедән торган махсус бригадалар башкарып чыкты. "Кем заказлар бирергә өлгермәгән, әлегә соң түгел", - ди “Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов. Вакытлыча мәчет каршысында урнашкан суеп, тунап һәм эшкәртеп бирә торган комплекс барлык заман таләпләренә туры килә.