Медведев Израильгә барачак

Россия Президенты гыйнвар аенда Израильгә рәсми визит белән барачак, дип хәбәр итәләр израиль МИДында. Хәбәрләрдә күрсәтелгәнчә, Медведев соңгы 5 ел

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 17

Россия Президенты гыйнвар аенда Израильгә рәсми визит белән барачак, дип хәбәр итәләр израиль МИДында. Хәбәрләрдә күрсәтелгәнчә, Медведев соңгы 5 ел эчендә яһүд дәүләтенә килгән беренче Россия лидеры булачак, дип яза «Гаарец».

Килү вакыты (17 гыйнвар) турында килешүгә моннан берничә көн элек ирешелде, хәзерге вакытта визитка әзерлек бара. Очрашуда төп темалар булып Иранның ядер программасы, Россиянең Сириягә корал тапшыруы һәм Палестинада конфликтларны тынычлык юлы белән көйләү турында сөйләшү көтелә.

Соңгы вакытта Россия–Израиль элемтәләренең билгеле бер интенсификациясе күзәтелде. Izrus хәбәрләренә караганда, 17 ноябрьдә Израильдә сигезенче Россия–Израиль сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Хакимиятара комиссия утырышы булачак. Аның рәистәшләре булып РФнең беренче вице-премьеры Виктор Зубков һәм Израиль МИДы Авигдор Либерман торачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе