Төркиянең ит ашамаучы мөселманнары, ягъни вегитарианнары, Корбан бәйрәме башлангач бик уңайсыз хәлдә калалар. Чөнки бер яктан шәригать кануннары кушканча корбан чалу, ә икенче яктан исә вегитарианлык фәлсәфәсе берберләренә ярап бетми. Күп кенә вегитарианнар ит ашау өчен генә түгел, ә бөтенләй корбан чалу өчен каршы чыга,чөнки бу хайваннарга физик һәм психологик яктан курку тудыра.
«Әгәр дә инде хайванны чалалар икән, аны тәҗрибәле остаз кулына тапшырырга кирәк, чөнки хайван бернинди дә авыртуны сизмәсен. Һәм инде әлбәттә, балалар бу күренешне карап тормасыннан.», — дип әйтә Истанбул университетының фәлсәфә фәннәре докторы, вегитариан Сечил Араджи. Бу хакта "Анталия Сегодня" агентлыгы яза.