Бүген бөтендөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтә. Татарстан мөселманнары да, мәчетләрдә гает намазы укып, корбан чалды. Корбан чалу өч көн дәвамында рөхсәт ителә. Татарстанда Корбан гаете көне ял көне дип дип игълан ителде. Билгеле булганча, Корбан бәйрәме Ибраһим галәйһиссәламнән үк килә һәм Аллаһы Тәгаләгә якыныаюны аңалата. «Татарстан — яңа гасыр» каналында Кол Шәриф мәчетеннән Корбан гаете чаралары турыдан-туры эфирда күрсәтелде.
Бәйрәм вәгазен Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс сөйләде. Намаз да аның җитәкчелегендә кылынды дип яза "Татар-информ" агентлыгы. Рамил хәзрәт, гает намазына җыелган мөселманнарны сәламләп, кешегә Аллаһы сөбханәкә Тәгаләнең рәхмәте буларак, җан бирелүен, шуңа да кешеләргә шөкер итүнең тиешле булуын билгеләп үтте. Шулай ук кояш җылысы һәм яңгыр явуның да нәкъ менә Аллаһы сөбханәкә Тәгаләнең рәхмәте икәнлеген басым ясап әйтте. «Җәмәгать кояш та, ай да вакытында чыга, вакытында керә. Шулай булгач, ни өчен соң кодрәтле Аллаһ яңгырны да вакытында китерми икән?. Галимнәрнең сүзләренә карагач, шундый бер хикмәткә төштек: бу җир йөзендә өч төрле нәрсә Адәм баласының гамәленә бәйләнгән икән. Шуларның иң беренчесе — явым-төшем, икенчесе — ризык, өченчесе — Адәм балаларының сәламәтлеге», — диде ул, гамәлләргә карап, шушы өч нәрсәнең кимү яки арту ихтималы барлыгын әйтеп.
«Бу җир йөзендә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң. Менә шушы киң рәхмәтенә ирешү өчен, без бүген корбаннарыбызны чалабыз, җыелышып, вәгазьләр тыңларга, намаз укырга дип килдек. Аллаһы Тәгалә каршында булган иң зур бурычыбыз — ул безнең корбаныбыз», — диде хәзрәт, һәрвакыт Аллаһының рәхмәтен өмет итеп яшәү зарурлыгын белдереп. «Корбан — ул җәмгыяви гыйбадәт. Без бүген иң әүвәл үзебезнең Аллаһ каршында булган бурычыбызны үтибез, ягъни корбан чалабыз. Әмма Аллаһы Тәгалә безгә чалган корбаннарыбызның өчтән ике өлешен фәкыйрь-мескеннәргә өләшергә әмер итә. Бу бит, җәмәгать, җәмгыятьне берләштерү, байлар белән хәле авыр булган мескен ятим, ялгызларның арасын якынайту. Ул җәмгыятьтә бер-берсенә туганлыкны уята. Миңа: «Хәзрәт, ике-өч кило ит бирүдән мескен, фәкыйрьнең хәле әлләни үзгәрмидер инде», — диләр. Җәмәгать, кайвакытта бер җылы сүз кешене терелтә яки бер авыр сүз кешене үтерергә мөмкин. Шуңа күрә иң мөһиме — кешегә игътибар бирү, аның йортына кереп, хәлен белү. Бу — бер-беребезне таныта, бер-беребезнге искә ала, хаталарыбызны кичереп, гафу итә торган көн. Кеше кайвакытта туганын, кардәшен, күршесен кичерә алмый», — дип, ул бу көннең, бүләк тотып, туганыңа бару, гафу сорау яки гафу итү, кичерү өчен олуг бәйрәм көн икәнлеген аңлатып үтте.
Рамил Юныс Корбан бәйрәменең Ибраһим галәйһиссәламнән үк килүен искә төшереп, аның нәселеннән мөселманнарның да, христиннарның да, яһүдиләрнең дә килеп чыкканлыгын әйтте. «Ул бөтен өч диннең дә олуг атасы булып тора. Бу очраклы хәл түгел. Бүген без төрле дин әһелләре белән бер гаилә булып яшибез. Шуңа күрә бер-беребезне танып, хәерле мөгамәлә кылып яшәү — бүгенге көннең таләбе. Әгәр мөселманнар Коръәни Кәримнең беренче битләрен ачып карасалар, Аллаһы Тәгаләнең «Бәкара» сурәсендә үк чын мөселманнарның Коръәнгә һәм аннан алда иңгән китапларга да инаналар дип әйткәнен күрер. Без хәерле мөгамәлә кылып яшәү өчен, аларның да диннәрен белергә тиеш», — диде хәзрәт. Һәм республикада «Яңарыш» фонды тарафыннан төрле диннәргә караган объектларның төзекләндерелүен билгеләп үтте. Рамил хәзрәт вәгазендә шулай ук мөселманнарга Ислам диненең ни өчен бирелүе, Ислам динендә кешенең, эшләп, үз һөнәре белән көн күрүе күркәм гадәт икәнлеге хакында сөйләде. Нәселне саклау максатыннан, әти-әни хакын хаклау һәм балаларга дөрес тәрбия бирү зарурлыгын белдерде. Кешеләрнең мөселманнардан һәрвакыт игелеклелек кенә өмет итәргә тиешлеген әйтте.
«Җәмәгать, Рәсүлебезнең түземле булу, сабыр итә белү, башка халыкларга да үзеңнең хөрмәтеңне күрсәтә белү кебек киң күңеллеге безгә дә үрнәк булса иде. Олуг диннең кагыйдәләре, йолалары белән тормышыбызны үреп яшәсәк, Ислам диненең максатларына ирешеп, тормышыбызны гүзәл итеп, гаиләләребезне, җәмгыятьләребезне, авыл-шәһәрләребезне нурлы һәм иманлы итүдә тырышлыгыбызны куйсак, иншаллаһ, Аллаһы сөбханәкә Тәгалә безнең һәр кылган гамәлебезне кабул итеп, безнең тормышыбызга, гаиләләребезгә бәхет һәм сәгадәт насыйп әйләр иде. Раббым, тормышларыбызга бәхет-сәгадәт бир, авыл-шәһәрләребезгә иминлек-тынычлык биреп, сугышлардан, афәтләрдән, корылыклардан, ачлыклардан, бәхетсезлекләрдән безне имин әйләсәң иде. Яраббым, хәерле көзләр, хәерле кышлар биреп, хәерле яз һәм җәйләр белән мул уңыш алып, шушы Җир-анабызны хөрмәт итеп, Аллаһы Тәгалә биргән шушы җирдә тиешле рәвешле яшәп, гөнаһлардан ерак булып, имин булып яшәргә насыйп әйләсә иде», — дип билгеләп үтте Рамил хәзрәт Юныс.