70 меңгә якын мөселман кичә Мәскәү Җәмигъ мәчете янында Корбан бәйрәмен билгеләп үтте, дип дип хәбәр иттеләр башкала ОМОНының матбугат хезмәтендә.
«Җәмигъ мәчете әйләнәсенә барлыгы 70 меңгә якын кеше җыелды, — дип әйтте агентлыкның әңгәмә бирүчесе. — Җитди инцидентлар күзәтелмәде».
Куркынычсызлыкны һәм җәмәгать тәртибен саклау өчен 2 меңгә якын милиция җәлеп ителгән. Бу хакта AzanNews хәбәр итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мөселманнар саны артканнан арта бара. Мөселманнарның зур күпчелеге яшәгән Мәскәүдә, ким дигәндә 150 мәчет булырга тиеш. Әлеге фикерне Төмән өлкәсе дини берләшмәләре Конгрессы утырышында мөселманнарның төбәк Казыят җитәкчелеге башлыгы Фатах Гарифуллин җиткерде һәм ул үз сүзләрен аңлаешлы дәлилләре белән ныгытты.
«Һәрберсе 400-500 кешегә исәпләнгән йөз илле квартал мәчете ситуацияне тамырдан үзгәртә һәм кискен проблеманы якын киләчәктә хәл итә алыр иде. Һичшиксез, һәрбер мөселман бәйрәме саен мәчетләрдә кешеләрнең саны артканнан арта бара, һәм бу башка диндәге мәскәүлеләр тарафыннан зур ризасызлык белдерә башлаячак», — диде ул.