Рәсми мәгълүматләргә караганда быел хаҗ сәфәрендә 30 мең француз булган. "30 да килгән кеше түгел, ә Франция гражданнары" дип яза ИА «MehrNews» агентлыгы. Хөкүмәт вәкилләре хаҗиларга ярдәм итү өчен 42 мең хаҗ турында чыганак бастырып чыгарган. Шулай ук Франция дәүләт вәкилләре Мәккә шәһәрендә үз Илчелеген булддырмакчы була икән. Мәгълүмати террорга карамастан, ел саен меңнән артык француз ислам динен кабул итә.
Шулай ук күпләре ислам динен кабул иткәннәрен яшерергә тырыша. "Ислам динен кабул итүчеләр үз фикерен халыкка белдергәнче яхшылап уйларга тырыша, аннары гына игълан итә, чөнки алар моның раса ягыннан дискриминацияләүенә китерәчәген бик яхшы белә. Хаттә бу гайлә таркалуына да китерә", - дип белдерә Макали Снебат.
Әлегә Франциядә 6 меңнән артык мөселман яши. Европа илләре арасында иң күп мөселман димәк бу илдә яши. 9 ел элек ислам динен кабул иткән Снебат мөселманнар үз диннәреннн оялып түгел, ә киресенчә, горурланып яшәргә тиеш дигән фикердә булса кирәк.