Кичә хаҗның беренче көне башланды

Кичә, 14 ноябрьдә, Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көнендә 3 миллионлап хаҗи Мәккәдән Минә үзәнлегенә юнәлде, биредә алар хаҗның беренче

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 15

Кичә, 14 ноябрьдә, Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көнендә 3 миллионлап хаҗи Мәккәдән Минә үзәнлегенә юнәлде, биредә алар хаҗның беренче көнен — «Яүм әт-тәрвия»не үтәчәкләр, дип хәбәр итә Согуд Гарәбстаныннан «IslamNews»ның махсус корреспонденты.

Шушы көннәрдә Мәккәдә шәһәрне Минә, Мөздәлифә һәм Гарәфәт үзәнлекләре белән тоташтыручы җиңел метро барлыкка килде. 20 километрлык трассаның 18,5 километрын эстакадада үтеп була. Әлегә метро белән бары тик 175 мең пилигрим гына файдалана ала, әмма инде киләсе елдан ук, төзелеш эшләре төгәлләнгәч, ул һәр алты сәгать саен ярты миллионга якын кеше ташый алачак.

Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә кояш баю белән хаҗилар үз юлларын Мөздәлифә үзәнлегенә таба дәвам иттерәчәкләр, биредә алар ахшам һәм ястү намазларын укый. Ә инде Корбан бәйрәме көнендә кояшның беренче нурлары күренү белән үк алар »Рами әл-акаба әл-кубра" гамәлен үтәү нияте белән (Ибраһим (г. с.) һәм аның гаиләсе юлыккан хәлләргә истәлек итеп шайтанны ташлар белән кыйнау, һәм корбан чалу өчен) Минә үзәнлегенә кайтачаклар. Суелган хайванның ите мохтаҗларга биреләчәк. Болардан соң пилигримнар өлешчә ихрам хәленнән чыга алалар (ике ак полотно тукымадан торган чорнауларны салу), аларга өлешчә кырынырга һәм чәч алдырырга рөхсәт ителә башлый.

Хаҗ гамәле тәвәф кылу (Кәгъбаны әйләнү) һәм саи (Сафа һәм Мәрвә авышлыклары арасында йөгерү) белән төгәлләнәчәк, моны үтәгәннән соң ихрам хәленнән тулысынча чыгарга мөмкин.

Хаҗ — мөселманның (ул рухи чисталыкны һәм гөнаһлар гафу ителүне гарантияли) төп бурычларының берсе. Һәрбер мөселман кешесе үз гомерендә бер генә тапкыр булса да хаҗ кылырга тиеш. Мөселман хаҗы Җир йөзендәге иң масса-күләм чара булып тора: анда берьюлы 3 тән алып 7 миллионга кадәр кеше катнаша. Һәр ел саен Согуд Гарәбстаны хакимияте хаҗ куркынычсызлыгын булдыру һәм трагедияләрне кисәтү өчен зур акчалар бүлеп бирә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе