Төркиядә корбан чалу хокукы бирә торган сертификат булдырганнар

Корбан бәйрәме алдыннан Төркиядә өч көнлек махсус курслар ачылды, аны тәмамлау белән үк, корбан чалу хокукы бирә торган сертификат тапшырачаклар. Төрек масса-күләм

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 15

Корбан бәйрәме алдыннан Төркиядә өч көнлек махсус курслар ачылды, аны тәмамлау белән үк, корбан чалу хокукы бирә торган сертификат тапшырачаклар.

Төрек масса-күләм мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, курсларда сау-сәламәт хайван дөрес итеп сайларга һәм чалырга, тиресен салдырырга, итне дөрес итеп сөякләреннән аерырга өйрәтәчәкләр.

Хайванны бары тик мал чалу урыннарында яки шушы максатлар өчен бирелгән махсус «автомойка»ларда гына суярга рөхсәт ителә. Моңа бары тик ит чабучылар яки әлеге курсларда укып, тиешле сертификат алганнар гына кертелә.

Корбан гаете быел 16 ноябрьдә булачак. Суйган хайван ите традицион рәвештә өч өлешкә бүленә: берсе — үз гаиләңә, туганнарың өчен, икенчесе — дусларыңа, өченчесе — ярлыларга һәм мохтаҗларга.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе