ABC International Bank Россиядә вәкиллеген ачкан беренче гарәп банкы булачак (ачылыш — 25 ноябрьдә). Төп акционеры Ливиянең үзәк «акча капчыгы» булган банкта Россия, шулай ук Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка белән эшләүче Украина һәм Белоруссия экспортёрларын һәм импортёрларын җәлеп итәргә исәплиләр, дип яза «Маркер» газетасы.
Басма билгеләп үткәнчә, АВС сәүдә финанславы сегментында базарның сизелерлек өлешен бик тә алырга мөмкин. Моннан тыш, шуңа бәйле рәвештә, АВС базарда Россиягә урнашу, үтеп керү өчен банклар эзли башлаячагын да искәртми калмый. АВСның Россиядәге вәкиллеге башлыгы Дмитрий Курышев хәбәр иткәнчә, җитәкче банкның Россия һәм Якын Көнчыгыш илләре арасында булган инфраструктура үсеше өлешендәге хезмәттәшлеккә (торба үткәргечләр һәм тимер юл төзелешенә) кушылып китәчәгенә ышана.
Банк беренче көннәреннән үк Якын Көнчыгышта эшләүче сәүдәне финанслауга һәм предприятиеләргә экспорт кредитлары бирүгә басым ясаячак. Россиядә мондый хезмәтләргә сорау бик тә югары. Моннан тыш, банк нефть, газ секторындагы компанияләргә түгел, ә барыннан да бигрәк, машина төзелеше, төзелеш материаллары, ашламалар, кәгазь һәм урман җитештерүгә юнәлеш тота. «Бу шулай ук, мисал өчен, Россиянең газ эшкәртүче заводлар төзү белән шөгыльләнүче подрядчы оешмалары һәм Сириядә торба үткәргечләр яки Ливиядә тимер юл эшләү белән мавыгучылар булырга мөмкин», — дип аңлатма бирделәр ABC International Bankта.
Шулай итеп, Ливия дәүләт банкы Россия һәм гарәп илләре дәүләт компанияләре катнашлыгында финанс проектлары белән тәэмин итәчәк. Чынлыкта, Ливиянең Сирт-Бенгазидагы тимер юлын Россия (РЖД) сала. Шушы 2,2 млрд евро белән бәяләнгән проектларның берәрсенә хезмәт күрсәтү хәзер үк Россия банкына ярыйсы гына база бирәчәк. АВС шулай ук Россия кредит оешмаларын синдицирланган кредитлау буенча операцияләрне эшли башлаячак.
Банк вәкилләре әйтеп үткәнчә, алар Россиядә эшне нульдән башламыйлар — «безнең инде берникадәр портфель бар». АВСта Россия банклары белән турыдан-туры конкуренция булмаячагына ышаналар. «Экспортёрларны куәтләү юнәлешендә Россия банкирлары алай ук актив түгел. Мондый эш өчен җирле базарлар, омтылышлар, клиентура турындагы мәгълүматка ия булырга кирәк. Безнең тәкъдимнәр шуның белән кызыклы: Россия экспортёрлары исә аларның заказчылары булачак безнең клиентлар белән эшли алачак. Килеп чыга ки, безнең банк бөтен циклны финанслаячак», — дип белдерде «Маркер»га элек япон «Sumitomo Mitsui Banking Corporation» компаниясендә эшләгән Дмитрий Курышев.