14 ноябрьдә Татарстанның Саба районы Курсабаш авылында яңа мәчет ачылачак. Бу хакта «Info Islam» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов хәбәр итте.
Мәчет ачылышы тантанасына районның дин әһелләре, хакимият вәкилләре җыелачак.
Әлегә хәтле Курсабаш авылында мөселманнар өчен гыйбадәт кылу йорты юк иде. Ә Саба районында барлыгы 46 мәчет исәпләнә.