27 ноябрьдә Мәскәүнең Мемориаль мәчете имам-хатыйбы Шамил Галәветдинов үзенең яңа китапларын тәкъдим итәчәк, алар — «Потусторонние миры. Интервью» һәм Коръән тәфсиренең икенче томы — «Священный Коран. Смыслы».
Чара «Ак Барс» яшьләр үзәгендә узачак. Барлык теләүчеләр дә авторга үз сорауларын бирә ала. Кичә барышында шулай ук актуаль темаларның берәрсенә лекция дә укылачак.
Бу инде вәгазьченең Казанга быел икенче тапкыр килүе, соңгысы 15 майда узган иде.