Путин - дүрттә, король - өчтә...

Путин Рим Папасын да уздырган. Американың Forbes журналы тәкъдим иткән дөньяның иң абруйлы кешеләре исемлегендә Россия Премьер-министры дүртенче урында. Рим Папасы исә бишенче баскычта гына

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 12

Путин Рим Папасын да уздырган. Американың Forbes журналы тәкъдим иткән дөньяның иң абруйлы кешеләре исемлегендә Россия Премьер-министры дүртенче урында. Рим Папасы исә бишенче баскычта гына калган.

Кешенең абруйлылык дә­рәҗәсен аның никадәр халык белән идарә итүенә, күпме акчага ия булуына һәм хаки­мияттән ничек файдалануына карап билгеләгәннәр. Нәти­җәдә «иң-иң» булып Кытай лидеры Ху Цзиньтао табылган. Гаҗәп тә түгел, ул 1,3 миллиард кеше белән идарә итә, ә Кытай икътисады АКШныкыннан гына калыша бит. Икенче урынны иң көчле икътисадлы ил президенты Барак Обама алган. Өченче баскычта исә — Согуд Гарәбстаны короле 86 яшьлек Абдулла ибн Абдел Азиз әс-Сауд.

69 кешедән торган исем­лекнең беренче унлыгында Германия канцлеры Ангела Меркель, Британия премьеры Дэвид Кэмерон, АКШ федераль резерв системасы җитәкчесе Бен Бернанке, Һиндстан сәясәтчесе Соня Ганди, Microsoftны барлыкка китергән Билл Гейтс та бар. БМОның генераль секретаре Пан Ги Мун 47нче урында гына калган. Дөньяның иң бай кешесе Карлос Слим исә 22 нче баскычта. Шунысы кызык: аб­руйлылар исемлегенә танылган сәя­сәтче һәм эшмә­кәрләр генә түгел, дөньякү­ләм билгеле җинаятьчеләр дә кергән. Әйтик, Әл-Кагыйдә ли­деры Усама бен Ладен 57нче урында, Мексика наркобароны Хоакин Гусман — 60, Һиндстанның җинаятьчел төркеме башлыгы Давыт Ибраһим Каскар 63нче баскычта.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе