20-лек төркеме саммиты узган Сеул шәһәрендә чыгыш ясап Обама Гыйрак хөкүмәте “тулы, вәкаләтле булыр һәм илнең барлык катламнарын да чагылдырыр диде.
Гыйрак президенты итеп яңа мөддәткә сайланган көрд җитәкчесе Җәләл Талабани пәнҗешәмбе парламенттагы чыгышында хәзерге премьер-министр, шыгый Нури әл-Мәликигә яңа хөкүмәт төзергә кушты, - дип яза "Азатлык" радиосы.
Сөнни Усама әл-Нәҗифи парламент рәисе урынын алды.
Парламент сайлавыннан соң сигез ай үткәч өстенрәк җитәкче ачыкланмау сәбәпле сәясәтчеләр вәкләтләрне бүлешү турында килеште.