«Российская газета»ның дискуссион клубында яңа темага сөйләшү башланып китте: «Хәзерге заманда исламның факторы» («Фактор ислама в современном мире»).
Сөйләшүдә язучы Виктор Ерофеев, Дин һәм сәясәт институты президенты, Россия президенты каршындагы дини берләшмәләр белән багланышлар буенча Шура (Совет) әгъзасы Александр Игнатенко һәм Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Якупов катнашыр, дип көтелә.