Мөселманнарның Корбан бәйрәме алдыннан — 13 ноябрьдә «Торпеда» исемле Саратов спорт комплексында мөселман командалары арасында футбол матчы узачак.
Спорт чарасында сигез команда катнашачак: татар, вайнах, үзбәк, дагестан, казах, әзербайҗан диаспоралары, «Шәех Сәид» мәдрәсәсенең көндезге уку бүлеге шәкертләре, Саратов Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр командасы.
Мондый матчлар инде берничә ел дәвамында узып килә һәм ул бәйрәм алды традициясенә әверелде. Ярышларны Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Җиңүче команданы шәп кенә бүләк көтә.