Гаилә һәм хатын-кызлар өчен халыкара агентлык директоры (Иоана) Садыка Канади журналист-мөслимәләрнең халыкара челтәре ачылуы турында белдерде.
Кум шәһәрендәге бөек аятолла гасподин Мараши Нәҗәфи китапханәсенә журналист-мөслимәләрнең визиты вакытында Садыка болай диде: «Хәзер челтәр үзенә дөньяның йөздән артык югары сыйныфлы журналист-мөслимәләрен алды, һәм, алар белән элемтәгә кереп, челтәрдә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады».
Ул шулай әлеге халыкара челтәр мөслимәләр белән бәйле булган мөһим яңалыклар бушлышын тулыландырачагын (мисал өчен, никаб һ. б.) да әйтеп узды. Челтәр мөслимәләр белән бәйләнешле вакыйга һәм глобаль проблемаларга пропорциональ булган мәгълүмати позицияне алды, дип яза «Исламский портал».