Бүген "Сөләйман" мәчете исеменә Самара өлкәсеннән рәхмәт хаты килеп иреште. Хатны Тольятти шәһәрендә яшәүче Алиевлар гаиләсе җибәрә. "Әссәләмәгаләйум хөрмәтлеләр!Сезгә шушы җәйге каникулларда "Сөләйман" мәчетендә балалар лагерыда укып ял иткән Алиев Ринатның әнисе яза.
"Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә минем улым намаз укырга өйрәнде. Аны тыңлаучылар хаттә гаҗәпләнә, чөнки бик тә оста башкара дип әйтәләр. Бирелгән бүләкләр, Брайл китаплары өчен зур рәхмәт. Шулай ук эчтәлекле дисклар өчен дә. Без дә аларны игътибар белән тыңлыйбыз, улыбыз бик шат. Сезгә тагын бер кат улыбызга карата күрсәткән җылы карашыгыз, игътибарыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Ринат сезне ихтирам белән искә ала", - дип языла бу хатта.