Америка хөкүмдарлары мөселманнарга хаҗга барырга киртә куя

«Washington Post» газетасы хәбәр итүенчә, чит ил паспортлары вакытында килеп җитмәгәнлек аркасында Төньяк Вирджиния штатының берничә мөселманы хаҗ сәфәренә бара

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 11

«Washington Post» газетасы хәбәр итүенчә, чит ил паспортлары вакытында килеп җитмәгәнлек аркасында Төньяк Вирджиния штатының берничә мөселманы хаҗ сәфәренә бара алмыйча кала дип яза «Тanseerel» басмасы. Редакция фикеренчә бу мөселманнарга карата үсеп килгән дошманлылыктан килеп чыккан эш.

Гәзиттә ничек итеп 17 мөселманның дәртләнеп хаҗ сәфәрен кылырга Мәккәгә барырга җыенуы сүрәтләнә. Алар үз хыялларын тормышка ашырыр өчен меңнән артык Америка доллары сарыф иткәннәр. Алар баштан хаҗ кылу тәртибен өйрәнеп аннары инде туганнары һәм дуслары өчен дога кылырга вәгъдә биргән була.

Аларның кулларында виза һәм билетлары була. Бары тик «UPS» компаниясенә тапшырылган паспортларын гына аласы калган була, әмма ләкин, алар ничектер үз хуҗаларына барып җитә алмый.

Мансасф шәһәре «ДарунНур» мәчете имам хатибы Симал Джумус, хаҗга баралмыйча калганнарның берсе, бу хакта сөйли: «Без компания җитәкчеләреннән безнең паспортлар нинди почта аша киләчәк дип сораган идек, ә алар исә паспортлар белән хатлар җомга көнне югалды дип хәбәр итте.

Даллас аэропорты тикшеренү үзәге хезмәткәрләре аша үткәндә паспортларның югалуы мәгълүм булды. Бу хактагы мәгълүматны яшерен чыганаклар җиткерә.  - Шимбә көнне берникадәр тырышлыклар күрсәтеп документларны кире кайтарып булды, ләкин инде соңга калынды".

Мәчет рәисенең урынбасары сүзләренчә РафиуДдин Ахмад «Шундый зур вакыйга кеше тормышында бер генә тапкыр була. Без киләсе елга исән булабызмы, юкмы, аны беркем дә белә алмый һәм мондый мөмкинлек беркайчанда булмаска мөмкин", - дип зарлана мәчет рәисенең урынбасары РафиуДдин Ахмад.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе