Пенза өлкәсе имамнары квалификациясен күтәрүнең планга кертелгән курслары Кузнецк шәһәрендә үтә. Чара тәрбия һәм белем бирү характерына ия һәм ул өлкә мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте каршындагы иҗтимагый шура тарафыннан оештырылган «Ислам мәдәнияте, фәне, мәгарифен яклау фонды» катнашлыгында уза.
Кузнецк шәһәре хакимиятенең матбугат үзәгендә «PenzaNews»ка хәбәр итүләренә караганда, районда ислам мәдәниятенең традицион чыганакларын өйрәнү максатыннан, дин әһелләре делегациясе төбәк музеенда экскурсиядә булган. Зур кунаклар игътибарына китаплардан күргәзмә, милли костюм һәм музей фондындагы мөселман культыннан предметлар тәкъдим ителгән. Делегация җитәкчесе бүләккә дөнья күргән ислам басмаларын алып килгән.