Моннан берничә ел элек Уфадагы мөселманнар зиратына якыннарының каберлеген эзләп килүчеләр Гали хәзрәт Хәсәновка мөрәҗәгать итәләр. Ул исә: «Безнең зират компьютеры әнә тегендә», — дип, юл аркылы бер йортка — Фәнис абый өенә юллый аларны. Читтән кайткан кунаклар: «Менә бит замана ничек алга бара! Зиратны да компьютерга керткәннәр!» — дип, хәзрәт күрсәткән йорт ишеген шакыйлар...
Фәнис абый алардан кемнең каберлеген эзләүләре турында белешә дә, киенеп чыгу уе белән өенә кире кереп китә. Ә тегеләр ишек төбендә басып калалар. Берничә минуттан әйләнеп чыккан Фәнис абый: «Әйдәгез», — дип аларны зиратка таба әйди. Тегеләр аптырашта тора: «Соң, монда бит зират компьютеры бар диделәр. Сез шуны карарга кереп китмәдегезмени?» Шунда Фәнис абый елмаеп куя, «зират компьютеры» үзе бит инде ул. Хәтта кайсы елда күмелгәнен белмичә дә берәрсен сора, аның кай тирәдә җирләнгәнен ул хәзер әйтеп бирә һәм шул каберлеккә озатып та куя.
Безне дә, Казаннан килгән бер төркем яшьләрне, Уфада мөселман зиратына килгәч «компьютер» белән таныштырдылар. Моннан ике ел элек юл фаҗигасенә тарып мәрхүм булган Гали хәзрәт Хәсәнов атаганча, Фәнис абыйны бүген дә «зират компьютеры» дип йөртәләр. Биредә урнашкан «Гуфран» мәчетендә эшләүче Илгиз хәзрәт зират белән таныштыруны аңар йөкләде. Бу хакта "intertat" яза.
Фәридә Кудашеваның кабере янында мәрхүмәнең рухына дога укырга теләк белдергәч иң беренче чиратта ул безне җырчы күмелгән урынга алып китте. Фәридә Кудашеваның халык күңелен яулаган җырчы булуын тагын бер кат искә төшергәндәй чәчәкләр өеме каршы алды. Кабер ташы чәчәк гөлләмәләренә күмелгән, күренми дә...
Гомумән, бу зират шактый санда арабыздан киткән танылган, мәшһүр затларны үзенә сыендырган урын. Галимнәр, батырлар, артистлар, язучылар һәм башкалар... Дини шәхесләрнең каберлекләре дә күп монда. Мәсәлән, күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы һәм дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдинов шулай ук биредә җирләнгән.
Тарих, әдәбият китаплары аша күпләргә таныш исем — фамилияләрне укып йөргәндә Фәнис абыйдан сорап куйдым: «Ә ничә яшь соң бу кәберстанга?» Абзыйның җавабы кыска булды: «Уфага ничә булса — моңар да шул кадәр».
Тарихи чыганакларга күз салганда, зират турында 1852 елда искә алына. 1892-1897 елларда аны шәһәр үзәгеннән читкәрәк күчерергә дә уйлыйлар, әмма борынгы булуын исәпкә алып, бу нияттән кире кайталар. Бүгенге көндә зират ябык санала. Бары тик заманында якыннары шушыннан җир алып калучыларны яки бөек шәхесләрне күмү генә рөхсәт ителә.
Зиратка күз-колак булып торучы абыйны иң борчыганы -явыз ният белән килүчеләр. Әйе, мәрхүмнәр рухын кимсетеп, дога укыйм, чәчәкләр салыйм дип килүчеләрне куркытып йөрүчеләр дә очрый икән. «Зиратта берәр шундый хәл килеп чыгасы булса күңелем алдан сизенә. Тизрәк ашыгып киләм... Берсендә, карыйм, бер әбиең егылган. Наркоман төртеп еккан да сумкасын талап алып качкан икән... Аннары сумканы зират капка төбендә таптык, акчасын алган да ташлап калдырган. Гитлер туган көн якынлашканда төнлә йөрүчеләр, наркоманнар да керә шул, качып...»- дип сөйләде абзый. Мондый хәлләр турында ишеткәч күңел әрнеп куйды, мәрхүмнәргә дә тынгылык юк икән…
Ә менә монда тәртип сагында торучы «зират компьютерының», мәчеттә эшләүчеләрнең игътибарлы һәм бирегә яхшы нияттән килүче һәркемгә хөрмәт белән караулары мөселманнар рухына кылынган үзе бер зур изгелек.