19 ноябрьдә Казан федераль университетында бөек язучының вафатына 100 ел тулуга багышлап, Л. Н. Толстойны искә алу көне үтәчәк. 19 ноябрь көндез КФУның төп корпусындагы мемориаль тактага чәчәкләр салу тантанасы булачак. Аннан соң актлар залында мәдәни чара көтелә, килгән кунакларга Л. Н. Толстойның Казанга килүе, язучы тормышының соңгы ун көне турында сөйләячәкләр.
Шулай ук Толстой турында докуметналь фильм да күрсәтеләчәк. Программа Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучылары һәм студентлары тарафыннан концерт белән төгәлләнәчәк.