Якшәмбе көнне иртән, ягъни 8 ноябрьдә, 82 яшендә Изге Кәгъбатуллаһның ачкычларын саклаучы шәех Габделгазиз әл-Шәйби вафат булды. Мәккәнең Бөек мәчетендә җеназа намазы укылганнан соң, шәех Маалла зиратына җирләнде.
әл-Шәйбинең нәселе Кәгъба ачкычларын исламга кадәр булган чордан саклап килә. Ачкычларны саклау вазифасы гаиләнең өлкән әгъзасына күчеп, шулай итә-итә, мирас булып бару әти кешедән улына түгел, ә нәселнең өлкән вәкилләренә күчеп бара. Кәгъба һәм аның ачкычлары әл-Шәйби гаиләсенең иң өлкән кешесендә саклану традициясен барлык мөселман җитәкчеләре дә хөрмәт итте.
Хәзерге саклаучылар нәселе Пәйгамбәребез (с. г. в.) заманында яшәгән Шәйба бин Отман Абиталидан башлана.
Ә саклаучылар нәселе Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) хәтле яшәгән Кусай бин Килабтан бирле килә. Гомумән алганда, әл-Шәйби гаиләсе Изге Кәгъбатуллаһта инде унбишенче йөзьеллыгын эшли.
Король Фейсал Кәгъба ачкычын Габделгазизның абыйсы шәех Әмингә тапшырды. Шәех Габделгазиз ачкычны 16 ел дәвамында саклаган иде. Хәзерге вакытта әл-Шәйбинең гаиләсендә 370 кеше исәпләнә, аларның күпчелеге Мәккәдә яши.
Изге Кәгъбатуллаһны юу ритуалы елына ике тапкыр: Шәгъбан ае һәм Зөлкагдә ае урталарында үткәрелә. Юу өчен роза ароматы һәм ис бирүче үләннәр кушылмасы салынган, Зәм-зәм чыганагыннан алынган су кулланыла.
Хәтта Кәгъбаның ишекләрен алыштырсалар да, аның ачкычларын үзгәртмәячәкләр. Король Халид вакытында ишекне алмаштыралар, ләкин ачкычы шул ук кала. Хәзер Кәгъбаның ишеге 240 ка 170 сантиметрлы размерга ия һәм ул чиста алтыннан эшләнгән, дип яза «Ислам для всех».