ТР Президенты “Аль Хабтур” компанияләр төркеме белән Татарстан Республикасының хезмәттәшлек перспективаларын билгеләде
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Аль Хабтур” компанияләр төркеме Рәисе Халаф Аль-Хабтур белән очрашты.Очрашуда Рөстәм Миңнеханов кунакка Татарстанның социаль-икътисади үсеше, сәнәгать тармаклары турында сөйләде һәм Аль Хабтур” компанияләр төркеме белән Татарстан Республикасының хезмәттәшлек перспективаларын билгеләде.
Казан ратушасында Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Казанның вице–мэры Оскар Прокопьев Аль-Хабтур әфәндегә Казанның “Миллениум Зилант Сити” компаниясе эшләгән 4 проект тәкъдим итте, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.