Гыйракта парламент сайлавы 8 ай элек узган иде. Хөкүмәт төзү турындагы килешүгә исә әлеге көннәрдә генә ирешелүе белдерелә. Бу хакта azatliq.org сайты хәбәр итә.
Премьер-министр итеп Нури әл-Малики сайланыр дип күзәтелә. "Гыйракия" блогының башлыгы Ияд Аллави исә парламент башлыгы вазыйфасы өчен намзәт булачак.