Төркиядә корбан итләре кыйммәтләнә

Төркия кулланучылар җәмгыяте корбан малларына бәя күтәреп, баерга омтылган алыпсатарлар белән хезмәттәшлек итмәскә чакыра. Әлеге оешманың вице-президенты Мостафа Динч

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 08

Төркия кулланучылар җәмгыяте корбан малларына бәя күтәреп, баерга омтылган алыпсатарлар белән хезмәттәшлек итмәскә чакыра. Әлеге оешманың вице-президенты Мостафа Динч фикеренчә, корбан чалу урынына гуманитар ярдәмгә мохтаҗ илләргә хәер бирү кирәк. Чөнки Төркиядә Корбан бәйрәме вакытында ит базарында спекуляция җәелү борчу гына тудыра. Аннары исә ит бәясе арту күзәтелә.

Динч билгеләп үткәнчә, терлек базарында җанлану күзәтелә. Узган елдагыча алыпсатарлар корбан маллары бәясен күтәрергә телиләр. Сатучылар инде мал саны кимүе турында хәбәр таратканнар. Үткән Корбан бәйрәме алдыннан да шулай әйткәннәр иде һәм шуннан соң корбанга аталган маллар кыйммәтләнде. Мостафа Динч кулланучыларга ашыкмаска киңәш итә. Маллар кыйммәтләнгән очракта Корбан бәйрәменең соңгы көненә кадәр көтәргә куша, дип яза islamnews.ru.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе