Татар рәссамы Коръәнне зурлады

Башкортстандагы танылган татар рәссамы Вәсил Ханнанов Уфада чираттагы шәхси күргәзмәсен ачты. Күргәзмә Коръән-кәрим темасын яктырта. Бу хакта "Азатлык Радиосы" җиткерә.

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 08

Башкортстандагы танылган татар рәссамы Вәсил Ханнанов Уфада чираттагы шәхси күргәзмәсен ачты. Күргәзмә Коръән-кәрим темасын яктырта. Бу хакта "Азатлык Радиосы" җиткерә.

Вәсил Ханнанов үзенең әлеге күргәзмәсен Уфаның мәһабәт «Конгресс-холл» бинасының сәнгать галереясендә ачты. Бу аның быел бишенче шәхси күргәзмәсе икән. Казанда, Мәскәүдә һәм Пермьдә дә үткән аның аерым күргәзмәләре. Ә Уфада икенче тапкыр оештыруы.

Вәсил әфәнде Уфада ачкан күргәзмәсен якынлашып килүче Корбан бәйрәмгә багышлавын әйтте. Утыздан артык эшен урнаштырган ул анда. Күргәзмәнең исеме Коръән-кәримнең икенче сүрәсендәге 152нче аятьнең баш исеменнән кушылган.

Вәсил Ханнанов рәсемнәре«Хәтерләгез мине, мин дә сезне истән чыгармам» дип аталган ошбу күргәзмәдә талантлы рәссам төрле өслекләрне кулланган. Киндер тукыма да, такта да, калай да файдаланылган бу сәнгать әсәрләрендә. Ә инде иң төп эшләнмә — Вәсил Ханнановның картинасының борынгы Коръән-кәрим китабы битләре.

Вәсил Ханнанов бу изге китапны бик кадерләп саклаган. «Кайбер битләре инде теткәләнеп тә беткән Коръән-кәрим китабына икенче гомер бирергә булдым, — ди Вәсил Ханнанов. — Бу картиналарымны эшләгәндә үземдә илаһи бер хис-тойгы сиздем. Бу әсәрләремне җиңел генә яздым». Вәсил Ханнановның күргәзмәсе 2 декабрьгә кадәр эшләячәк. Аннан киләсе елда шушы картиналарын Казанга да алып барып күрсәтергә ниятли ул.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе