Согуд Гарәбстанының Югары суды шимбә көнне кич белән мөселманнар өчен изге саналган Зөлхиҗҗә ае башлану датасын (ул Һиҗри календаре буенча 1431 елның соңгы, уникенче ае), шулай ук хаҗ белән төгәлләнүче Корбан бәйрәменең башану көнен игълан итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Гарәп корольлегенең Югары суды карарына караганда, быел Зөлхиҗҗә аеның башы Европа календаре белән 7 ноябрьгә туры килә, ә Корбан бәйрәме тугыз көн узганнан соң — 2010 елның 16 ноябрендә башланачак.
Зөлхиҗҗә аеның башын билгеләү өчен яңа айны визуаль күзәтү ысулы сайланып, берничә шаһитнең айны күрүе нигез итеп алынды.
Согуд Гарәбстаны Югары судының әлеге карары бик күпләр өчен ориентир булып тора, әмма барлык мөселманнар өчен дә түгел. Кайбер ислам дәүләтләрендә бу көн мөстәкыйль рәвештә билгеләнә.
Бары тик Зөлхиҗҗә аенда гына Мәккәгә барып фарыз хаҗ гыйбадәте кылына. Бу айда мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе — Корбан бәйрәме билгеләп үтелә.
Җирле масса-күләм мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанына хаҗ кылу өчен 1,5 миллион мөселман килгән дә инде. Быел аларның саны Согуд Гарәбстанының 250 мең кешесен дә кертеп, 2 миллион булыр, дип көтелә.
Согуд Гарәбстанына тәүлек дәвамында диярлек килеп торучы хаҗиларның ташкыны зур булу сәбәпле, хакимият транспортка чикләүләр кертелде. Мисал өчен, узган пәнҗешәмбедән башлап, юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү өчен, хаҗиларны төнлә белән Мәдинәгә алып бару тыела. Согуд Гарәбстанына барлык хаҗиларны да кабул итү 12 ноябрьгә (Зөлхиҗҗә аеның 5 нче көне) төгәлләнгән булырга тиеш.