Октябрь аенда Казахстанның башкаласы — Астана шәһәрендә «Казахстан-Хәләл-Экспо» дигән халыкара күргәзмә үтте. Аның эшендә Татарстаннан да ике вәкил — Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Хәләл комитеты эксперты Фоат хаҗи Мөхәммәтов һәм «Тест Татарстана» хезмәте белгече Любовь Артамонова катнаштылар.
Без Фоат хаҗидан ошбу күргәзмә хакында тулырак сөйләвен үтендек. Ул моңа җавап итеп менә нәрсәләр белдерә:
- Быелның июнь башында Мәскәүдә «Хәләл-Экспо-2010» халыкара күргәзмәсе булды. Анда күп кенә чит илләр, шул исәптән гарәп илләре катнаштылар. Июнь ахырында Казанда шундый ук күргәзмә оештырылды. Дөрес, аның эшендә чит илләрдән катнашучылар күп түгел иде. Башлыча Рәсәй җитештерүчеләре үз продукцияләрен күрсәттеләр. Һәм шушы күргәзмәдә Казахстан вәкилләре булып безне октябрь аенда үзләрендә үтәчәк күргәзмәгә чакырып киттеләр. Сентябрь аенда рәсми төстә чакыру килде.
Казахстан белән бәйләнешләр моннан 3 ел элек башланды. Алар Татарстан Диния нәзарәтенә килеп Хәләл комитеты эшчәнлеге белән танышып, аңа бәйле положениеләрне, башка эш кәгазьләрен алып киттеләр. Безнең ният икеарадагы элемтәләрне ныгыту, хөкүмәтара килешүгә юл ачу иде. Казахстандагы булган хәләл стандартлары бездә Рәсәйдә, Татарстанда эшләсен, ә безнең стандартлар аларда танылсын. Һәм инде мөмкин булганча хәләл продукцияне Казахстанга һәм ошбу ил аша башкаларга да чыгарырга. Ә Казахстанныкы керә алсын безгә. Алар үз стандартларын эшләгәндә безнең документларга да таянганнар. Сүз уңаеннан әйтим, бу эш Казахстанда беренче көннән башлап дәүләт югарылыгында алып барыла. Президент Норсолтан Назарбаевның әйткән сүзләре бар: «Хәләл ул — киләчәк, хәләл ул — чиста ризык, хәләл ул милләтнең саулыгы».
Күргәзмә ике көн барды. Беренче көнне без тәкъдим ителүче продукцияләр белән таныштык. Күргәзмәнең ачылышында Рәсәй мөфтиләр Шурасының халыкара элемтәләр бүлеге мөдире Рушан Аббясов та катнашты. Күп кенә сорауларга җаваплар алдык. Иң мөһиме — Казахстанда хәләл җитештерү Хөкүмәт контроленә куелган, дәүләт стандартлары булдырылган. Җитештерүчеләр Техник комитет биргән сертификатлар нигезендә эшли. Җәмгысе 500ләп предприятие хәләл продукция җитештерә. Бу юнәлештә институтлары, махсус лабораторияләре эш итә. Хәләллек продукция җитештерү чикләреннән чыгып башка хезмәтләр сферасына да кергән. Мәсәлән, хәләл кунакханәләр челтәре барлыкка килгән, хәләл банк эшли. Ягъни алар беренче этапта бездән өййрәнгән булсалар, хәзер инде бик күпкә алга киттеләр. Һәм, алда әйткәнемчә, моның сере бик гади — хәләллек сферасы белән Хөкүмәт үзе җитәкчелек итә. Хәләллек белән берлектә Экология комитеты да эшли. Чиста ризык һәм экология мәсәләләре бергә хәл ителә. Максатлары — якын арада халыкны хәләл ризык белән тулысынча тәэмин итү. ( Бүгенге көндә Татарстанда яшәүче мөселманнарның 30-40%, Рәсәй буенча 10-15% хәләл ризык белән тәэмин ителә).
Икенче көнне безгә дә сүз бирделәр. Күргәзмәдә катнашучыларны Татарстан Диния нәзарәтенең Хәләл комитеты эшчәнлеге хакындагы 15 минутлык фильм белән таныштырдык. Аңа өстәмә итеп «Чаллы-бройлер» кошчылык фабрикасының хәләл продукция чыгару юнәлешендәге эшчәнлеге хакында 30 минутлык икенче фильм күрсәтелде. Шулай ук фикер алышуларда да катнаштык. Казахстанның хәләл стандарты буенча Техник комитеты рәисе Марат хаҗи Эрсенбаев үз чыгышында: «Без инде монда ярыш оештырмыйбыз, менә шулай-шулай эшләнгән...»,- дигәч, мин басып: «Мондый хәерле эшләрдә ярышсак та ярый», — дип өстәдем. Аудиториягә бу реплика ошады.
Казахстан, аңлавымча, чит илләр белән эшләүгә дә җитди әзерләнә. Белүебезчә, 2012 елдан БДБ кайбер илләре белән төзелгән яңа таможня килешүе үз көченә керәчәк. Хәзер бер стандартларга күчү бара. Товарларның йөрүе дә, үтүе дә уртак килешенгән таләләргә җавап бирергә тиеш була. Без дә моңа әзер булырга тиеш.
Астана күргәзмәсенә бәйле тагын бер күренешкә тукталасым килә. Казахстанда хәләллек тәрбия өлкәсенә дә уңышлы күчә башлаган. Күргәзмәдә мин бер стендка игътибар иттем. Ул дәүләтнеке булмаган балалар йортына багышланган иде. Алма-Ата шәһәрендә яшәүче милләте буенча уйгур булган Әминә абыстай ташланган, сукбай балаларны җыештырып шәхси балалар йорты ачкан. Хәзер ул 43 баланы Ислам кануннары буенча тәрбия итә. Балаларның иң кечкенәсенә 3 ай, иң зурысына — 17 яшь. Хуҗалык алып баралар, сыерлары, сарыклары, бакчалары,тегү цехы, пекарнялары, ике катлы мәктәпләре бар. Әминә абыстай 10лап баласы белән үзе дә күргәзмәгә килгән иде, биредәге халык белән якыннан аралашты, сорауларга җаваплар бирде. Әминә ханым Кытайда туып-үскән, уйгурларны эзәрлекләү башлангач, Казахстанга күченгәннәр. Яңа җирдә югалып калмаган, берүзе ике баласын аякка бастырган. Хәзер оныклары бар. Алай гына да түгел, ул ятим балаларны җыеп аларны тәрбия итә. Әле моннан 3 айлар элек кенә алар йорты янына берничә көнлек баланы ташлап китәләр. Эт өргән тавышка балалар чыгып караса — чүпрәктә бер бала. Аны өйгә алып керәләр, бала елый. Тынычландыра алмыйлар. Күршеләренең киңәше белән Әминә апа аптырагач аңа күкрәген бирә. Һәм үзенә сөт төшүен тоя. Ул бу хакта болай ди: «Төшемә яшь балалар кереп йөдәтте, имеш, аларны имезәм. Уянгач уйланам, бу нәрсә булыр икән? дип. Мин бит инде яшь кеше түгел, 50не тутырган. Шул балага күкрәгемне биргәч, сөт төште».
Әминә ханым үзе сөйли, үзе елый. Мин дә аны күзләремә яшь килеп тыңлап торам. Безнең тормышыбызда да мондый балалар җитәрлек. Шул хакта да уйлансак иде, җәмәгать.
Хәләллек буенча Татарстан Хөкүмәте дә системалы төстә эшли башлар дип уйлыйм. Чөнки алда 2014 елгы Казан Спартакиадасы. Анда катнашучылар өчен хәләл кунакханәләр, башка хезмәтләр челтәре булдырасы бар. Хәләллекнең чисталык, саулык-сәламәтлек икәненә халыкның көннән-көн күбрәк төшенә баруы да сөенечле күренеш.