Әлегә Мәскәүдә Урта Азия мигрантлары өчен махсус "Мәскәүлеләр Кодексын" уйлап чыгару өстендә баш ватсалар, Татарстанда исә кунак кабул итү кагыйдәсен чыгарганнар. Яшьләр эшләре спорт һәм туризм Министрларлыгы тарафыннан Татарстанда яшәүчеләрнең кунак каршы алу Кодексы эшләнелде.
Кунак каршылау Кодексы төп 10 кагыйдәдән тора һәм аларга Татарстанның һәр кешесе буйсынырга тиеш. Әлеге документ аналитика тикшеренү узәге тарафыннан каралган дип белдерә рәсми сайтлар.
«Туристларны бары тик коры объектлар белән генә җәлеп итеп булмый. Туризм — ул үзенчәлекле бер атмосфера һәм бу атмосфераны без үзебез булдырырга тиеш» дип языла сайтта. Бу кагыйдә казанлыларны туристларга якты чырай, тәмле сүз, ярдәмчел булырга чакыра.
Әлеге Кодекстан берничә төшенчә:
«Мин һәрвакыт туристларга кирәкле урамны һәм йортны күрсәтергә әзермен. Мин үземнең шәһәремне беләм һәм аның белән горурланам. Минем дә берәр ят шәһәргә эләгүем бар һәм миңа ядәм күрсәтсәләр мин дә бик шат булыр идем".
Һәрдаим елмаегыз: "Мин бәхетле. Мин Россиянең иң гүзәл шәһәрләренең берсендә яшим. Мин үземне гел шат йөзле кешеләр чорнап алганын телим. Мин беренчеләрдән булып елмаерга әзер".
Шәһәрне кайгыртыгыз: "Миңа чиста шәһәр буйлап йөрергә бик тә күңелле. Татарстан — минем туган йортым. Мин кунакларны чиста һәм пөхтә йортта каршы алачакмын".