Гыйрак мөселман лидерларының берсе аятолла Али Аль-Систани католиклар храмын боевиклар чолгап алу һәм аны заложниклар кулга ал

Ул шулай ук Гыйрак көч структураларының илнең гражданнарын саклауда зур җаваплылык күрсәтүенә өндәмә ясады. Исегезгә төшерәбез, Багдад храмына якшәмбе көнне

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 04

Ул шулай ук Гыйрак көч структураларының илнең гражданнарын саклауда зур җаваплылык күрсәтүенә өндәмә ясады.

Исегезгә төшерәбез, Багдад храмына якшәмбе көнне һөҗүм ясалган иде. Сәүдә биржасы бинасына уңышсыз атакадан соң, 120 кешене заложник итеп алып, боевиклар төркеме храмга үтеп керделәр. Инцидентлар тарафыннан каза күреп, үлгән дип, ким дигәндә 52 кеше исәпләнә, 70 кә якыны яраланган. «әл-Каида» составына керүче бер экстремистик төркем эшләнгән эшләрне үз җаваплылыгына алды да инде.

«Без Багдад чиркәвендә якшәмбе кичендә кич белән Гыйрак христианнары үтерелүне зур борчылу, аларның якыннарының кайгысын уртаклашу белән искә алабыз һәм үлгәннәрнең гаиләләре рухына дога кылабыз», — дип әйтте Франция мөселманнарының бер рухи лидеры һәм Парижның җәмигъ мәчете имамы Дәлил Бубакер.

Француз имамы исәпләвенчә, хәзерге заман мөселманнары «ислам дәүләтләрендә яшәүче христианнарга каршы юнәлтелгән мондый канлы террорчылык хәрәкәтләренә кушылып китеп, сугышырга тиеш түгелләр».

«Әлеге фанатикларның максаты бары тик дини төрлелек, христианнар һәм мөселманнар арасында дошманлык тудыруга гына кайтып кала», — дип ассызыклады Бубакер.

«ABNA» хәбәр иткәнчә, Гыйракның Америка белән аралары бозылышканнан чор аралыгыннан соң җирле христиан азчылыгы бәрелешкән иң җитди трагедия бу.

Гыйракның хокук саклау органнары сишәмбе көнне чиркәүгә һөҗүм ясалу фактын «инициировать» иттеләр, шулай итеп коралланган боевикларга чиркәү бинасына үтеп керү һәм блокпостлар аша узу мөмкин була.

Күренгәнчә, полициянең бер вәкиле сүзләренә караганда, экстремистлар каравылчы агентлыгы киеменә киенгән һәм шәхесне раслаучы ялган таныклыклар күрсәткән, дип яза Ислам.ру.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе