Адыгея мәчете үзенең юбилеен билгеләп үтте

Краснодар крае һәм Адыгея мөселманнарының төп мәчете үзенең тантаналы ачылышыннан соң үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге шатлыклы вакыйганы уртаклашырга

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 04

Краснодар крае һәм Адыгея мөселманнарының төп мәчете үзенең тантаналы ачылышыннан соң үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге шатлыклы вакыйганы уртаклашырга мәчеткә бик күп кунаклар һәм Гарәп Әмирлекләреннән делегация килде, баксаң, үз вакытында шәех Хәмит Бин Макл Касыйми Майоптагы мәчет төзелешенә үз өлешен керткән булган.

“Шушы вакыт эчендә мәчеткә йөрүчеләр саны да артты. Әгәр дә мәчет ачылганнан соң 30-40 кеше генә йөргән булса, бүген, аеруча бәйрәм көннәрендә меңгә якын кеше җыела”, – дип әйтте Краснодар крае һәм Адыгея мөселманнары мөфтие Нурбий Емиж.

Аның сүзләренә караганда, бүген мәчет Майкопны бизи торган архитектура һәйкәле генә түгел, шул ук вакытта Краснодар крае һәм Адыгея мөселманнарының төп рухи үзәкләренең берсе дә, дип яза "Юга.ру".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе