Кичә "Тест-Татарстан" үзәгендә хәләл өлкәсенә багышланган семинар узды. Семинар хәләл ит җитештерүчеләрне һәм хәләл комитет вәкилләрен төрле төбәкләрдән җыйды. Татарстанның хәләл комитеты белгече Фоат хәзрәт Мөхәммәтов үз чыгышында хәзерге ирекле сәүдә заманында хәләл сертификаты сатып алучыларны төрле бозык юл белән җитештерелгән азыклардан саклый торган бер чара булып тора дип сөйләде.
Хәзрәт фикеренчә, хәзерге заманда сәламәт туклану образы модага кереп бара һәм шунлыктан хәләл системасын киңрәк, ягъни, дини яктан гына түгел, ә милләтнең сәламәтлегеннән чыгып карарга була. Монда эш бары тик дуңгыз итендә генә түгел, белгәнегезчә дуңгыз ите советлар чорында балалар туклану системасында юк иде. Бу инде бер дә исламга карата мәхәббәт белдерү түгел, ә кеше организмына зыянлы булганга күрә чикләтелгән.