Ташкент татар яшьләре хәйрия эшендә

Чәк-чәк» бәйрәме Ташкентта инде өченче тапкыр оештырылды. Моннан тыш, яшьләр олылар һәм балаларга да ярдәм итә. Ике атна элек Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 03

Чәк-чәк» бәйрәме Ташкентта инде өченче тапкыр оештырылды. Моннан тыш, яшьләр олылар һәм балаларга да ярдәм итә. Ике атна элек Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров һәм Татарстан рәсмиләре Үзбәкстан татарлары иҗтимагый үзәгенең 20 еллык бәйрәмендә булып кайтты. Бәйрәм чараларын оештыруга үзәкнең яшьләр канаты да үз өлешен кертте.

Кунаклар чәк-чәк белән сыйланды...Үзбәкстан татар яшьләре өчен 2008 елда яңа тормыш башланган. Өч ел элек татар яшьләре хәрәкәте барлыкка килгән. Аны 29 яшьлек Нариман Кәримов җитәкли.

Ай саен Ташкентта татар дискәтүге үтә. Татар иҗтимагый үзәге идарә әгъзасы һәм яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Нариман Кәримовны һәм Ташкент татар хәрәкәтенең яшь активистларын 5 ноябрьдә Казакъстанның Чимкент каласында татар дискәтүген оештырырга ярдәмгә чакырганнар.

Киләсе елның март аенда Ташкентка тәҗрибә уртаклашу, дуслашу һәм яңа элемтәләр булдыру өчен Латвия татар яшьләренең килүе көтелә. Ташкент яшьләре күңел ачып кына калмыйча, хәйрия эшләрен дә оештыра. Ятим балаларга, олы яшьтәге милләттәшләргә ярдәмгә акчалар җыела.

Узган атнада булган «Чәк-чәк Party» бәйрәмен Ташкент татар яшьләре башкала халкын бергә җыеп таныштыру һәм ял иттерү өчен оештырган. Чара вакытында татар ашлары аукционга куелып, хәйрия өчен акчалар да җыелган. Бәйгеләр нәтиҗәсендә иң тәмле чәк-чәк пешерүчеләр табылган. Үзбәкстанның «Бал» ширкәте бу чара өчен махсус 30 кг чәк-чәк пешергән. Ташкентка бәйрәмгә Фәргана, Навои һәм Чирчик калаларыннан да татарлар килгән. Бухакта "Азатлык Радиосы" яза.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе