2 ноябрьдә «Мәрҗани» мәчетенең конференц-залында беренче мәртәбә узган «Таян Аллага» әдәби әсәрләр конкурсына йомгак-нәтиҗәләр ясалып, шул исемдәге «беренче карлыгач» — җыентык та тәкъдим ителде. Дәүләт органнары, вуз, әдәби берлек җитәкчеләре, галимнәр, яшь иҗат әһелләре катнашында узган симпозиум максатка бик тә ярашлы булды.
Гомумән, безнең мең елдан артык тарихы булган бай язма әдәбиятыбыз бар. Ул үзенең чишмә башын борынгы төрки әдәбияттан ала. Бабаларыбыз ислам динен рәсми төстә кабул иткәннән соң, ул үскәннән үсә, байый. Кол Галидән алып XIX гасырга кадәр бездә тулысынча суфыйчылык әдәбияты була, ул 1917 елга кадәр дә, аннан соң да яши, хәзер дә бар суфый шагыйрьләр. Суфыйчылык әдәбияты — ул синкретик характерда, анда дин белән дөньявилык бергә шулкадәр нык укмашкан ки, әгәр дә «Кыйссаи Йосыф»ны укыр алдыннан Коръәни-Кәримнең «Йосыф» сүрәсе тәфсире белән таныш булмасаң, биредә дини-әхлакый кыйммәтләр салынган булуын булуын белмичә дә калуың бар. Ә менә бүгенге әдәбиятыбыз кешеләрдә дини үзаң булдыруда, үзбилгеләнү формалаштыруда катнашамы? Яшь иҗатчыларыбыз бу олы йөкне үз җилкәләренә сала аламы?
«Таян Аллага»ның башыннан алып ахырына чаклы оештыру эшләре белән кайнаган Вәлиулла хәзрәт Якупов конкурс узганнан соң «бәлкем исламча фикерли торган һәм исламча күзаллауны үзләренең миләренә сеңдергән язучылар хасил булмас микән?» дип, шушы өметтә калуын җиткерде. Шулчак ирексездән сорау туа. Бүгенге татар әдәбияты — ул мөселман әдәбиятымы? Галимнәрдә бу зур кызыксыну уятты. Дөрес аңларга кирәк, җитмеш елдан артык динебез кысылган чор — исламча фикерләүне тар кысаларга күчерде. Хәнәфи мәзһәбендә дәгъват әхлак аша бара, дин югалып торган чорда да язучыларыбыз әсәр тукымасын тукыганда әдәплелекне сурәтләү юлыннан тайпылмады. Ф. Галимуллин исә совет чоры әдипләренә атеизм кысаларында иҗат эше алып баруның никадәр кыен булуын искәртеп узды. Галим бүгенге әдәбиятның да Шәрык белән Көнбатыш арасында күпер вазифасын үтәргә тиешлеген инкарь итми. Совет чорында төрки дөнья белән багланышлар кору бөтенләй тыелуга да карамастан, әдәбият бер урында таптанып тормады, үсешкә омтылды. Хәзер мөмкинлекләр чикләнмәгән. Каләм тибрәтүчеләр иҗатка дөньяви уку йортлары аша килгәнлектән, аларның соңгы дистә елда халкыбызга кайткан бай мирас белән яхшы таныш булулары таләп ителә. Соңгы елларда Р. Фәхреддин, Г. Исхакыйлар «яңадан туды». Моңа галим Х. Миңнегулов басым ясап узды.
«Таян Аллага» конкурсына килгәндә исә, ул өч номинациядә барды — шигърият, проза, драматургия жанрлары буенча. Әдипләр В. Нуриев, Р. Зәйдулла, галим З. Гыйләҗев һәм журналист Р. Мөхәммәтовадан торган жюри составы урыннар билгеләгән. «Шигърият» номинациясендә Гран-прины Рүзәл Мөхәммәтшин алды. Беренче урында — Ләйсән Фәтхетдинова, икенчедә — Рифат Сәлах, өченчедә — Йолдыз Миңнуллина. «Проза» юнәлешендә беренче урынга куярлык әсәр табылмаган, шулай да жюри икенче урынны Гөлнирә Хөсәеновага, өченчене Ләйсән Фәтхетдиновага бирергә карар кылган. Барлык җиңүчеләр дә акчалата бүләк белән бүләкләнде. Моннан тыш, Рүзәл Әхмәдиев белән Гөлнирә Хөсәеновага Болгар шәһәрендә узган мөселман яшьләре фестивалендә катнашу мөмкинлегенә ия булганнар. Ә Рифат Сәлах хаҗга юллама белән бүләкләнгән.