«Быел Россиядән хаж кылуга рөхсәт (квота) узган елгы дәрәжәдә калды, ягъни 20 мең 500 кешене тәшкил итә», — дип хәбәр итте «Интерфакс-Религия» хәбәрчесенә хаҗны оештыручылар. Башка еллардагы кебек үк быел да хаҗны иң күп кылучылар Дагыстан мөселманнары булып тора.
Хаҗилар 10-12 ноябрьгә кадәр Согуд Гарәбстаны чиген узарга тиеш. 30 октябрьдә хаҗиларның 49 кешедән торган беренче төркеме Казаннан чыгып китте. Согуд Гарәбстанында алар 14 көннән алып,37 көнгә кадәр булачак. Соңгы төркем туган якларына 4 декабрьдә кайтыр дип көтелә.
«Нәҗем Тур» операторы тарафыннан Татарстаннан 300 мөселман юлга чыга. Аларның 150 кешедән торган беренче төркеме 28 октябрьдә изге сәфәргә, калган яртысы исә 5 ноябрьдә китәчәк. Аларның һәммәсе дә үзләрен яхшы хис итә. Хәзерге вакытта гомрә хаҗы кылу белән шөгыльләнә. Россиядән хаҗ кылырга бу компаниягә барлыгы 1250 урын бирелде.