Лениногорск районында агач мәчет янган

1 ноябрьдә Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре пультына Лениногорск районы Кирлегәч авылы мәчете янган дигән хәбәр килеп ирешә. Беренчеләрдән булып фаҗига урынына

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 02

1 ноябрьдә Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре пультына Лениногорск районы Кирлегәч авылы мәчете янган дигән хәбәр килеп ирешә. Беренчеләрдән булып фаҗига урынына Урмышла авылы ОП хезмәткәрләре килеп җитә, бераз вакыт узгач, Шөгер янгын сүндерүчеләре килеп җитешә. Зират янында урнашкан 90 кв. метр күләмендәге агач мәчет бинасы янган була. Утны сүндерүдә барлыгы өч янгын сүндерү бүлеге катнаша.

Әмма, моңа карамастан янгын сүндерелә. Кызганычка каршы тарихи кыйммәткә ия булган элекке гасыр мәчетен саклап калып булмый. Шунысы мөхим, янгында зыян күргән кеше юк. Әлегә тикшерү эшләре алып барыла. Якынча исәпләүләр буенча, фаҗига ут белән саксызлык күрсәткәнгә күрә килеп чыккан.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе