Танылган баскетболчы сөйләгәнчә, ул Төркиядә үзенең дусты Семих Эрдин белән («Бостон Селтикс» командасы буенча аның партнёры) хаҗ сәфәренә китәргә планлантыра.
Шакил О’Нил НБА тарихындагы иң титуллы уенчыларның берсе: ул Олимпия чемпионы (1996), 1994 елда дөнья чемпионы, дүрт мәртәбә НБА чемпионы (2000-02, 2006). 1996 елда НБАның иң яхшы 50 уенчысы исемлегенә кертелә, ә исемлектә ул иң яшь уенчы була.
Моннан тыш 2000 елда НБАның иң кыйммәтле уенчысы булып таныла, 15 ел дәвамында (1993–2009) барлык йолдызлар белән дә матчларда катнаша, Уилт Чемберлен белән Ассоциация рекордына ия — 9 сезон (шуларның 5 се — рәттән) уеннарының иң зур күрсәткеч процентына ия. Шакил О’Нил үз карьерасында өч тапкыр НБАның барлык йолдызлары матчында иң кыйммәтле уенчы исеменә лаек булды (2000, 2004, 2009).