«Алёнка» шоколады “Хәләл” сертификаты алачак

«Славянка» Россия фабрикасы Казахстанның «Хәләл» сыйфат сертификатын алырга ниятли. Бу хакта Казахстанның Хәләл Индустрия ассоциациясе рәисе Марат Сарсенбаев WorldBood Kazakstan һәм Agroworld

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 02

«Славянка» Россия фабрикасы Казахстанның «Хәләл» сыйфат сертификатын алырга ниятли. Бу хакта Казахстанның Хәләл Индустрия ассоциациясе рәисе Марат Сарсенбаев WorldBood Kazakstan һәм Agroworld Kazakstan күргәзмәләренең матбугат очрашуы барышында җиткерде.

Европа базарында хәләл туклану продуктларының еллык әйләнеше бүген 47 млрд. евро күләмендә исәпләнә. «Славянка» — «хәләл» сертификаты алган чит компанияләре арасында беренче түгел инде.

«Orbit сагызларын җитештерүче Rigly Америка компаниясе Санкт-Петербургтагы вәкиллегендә быел шулай ук сертификат алды. Компания сату күләме һәм продуктка ышанычлылык дәрәҗәсе арту белән бик тә канәгать. Шулай ук Алтай краенда макарон, сыр һәм сөт продукциясе җитештерүче компаниягә дә без сертификат бирдек. 9 ноябрьдә Мәскәүгә һава юлы белән очарга планлаштырабыз, биредә «Славянка» фабрикасы һәм Nutricia балалар ризыгы җитештерүче компания вәкилләре белән очрашачакбыз. Шуннан соң сертификат алуның барлык нюанслары белән дә аңлашып бетәрбез дип торам. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, «хәләл»не Казахстан компанияләренә алу аргангарак төшә», — дип аңлатма бирде М. Сарсенбаев.

«Хәләл», аның сүзләренә караганда, мөселман илләре белән ассоциацияләнә, ләкин компания җитәкчеләренең 50 проценты (әлеге сертификатка ия булучыларның) — европалылар, дип яза Profinance.kz.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе