Октябрь шәһәрендә ремонттан соң «Ислам Нуры» исемле мәдрәсә ачылды. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Россия Федерациясенең Төркия пасольлеге, Төрек Республикасының дин эшләре буенча министрлык, предприятиеләр, оешмалар, эшмәкәрләр һәм гади халык ярдәмендә мәдрәсәнең тәрәзәләре, ишекләре алмаштырылган, яңа җиһазлар алынган.
Бинада видеокүзәтчелек приборлары, янгын сигнализациясе, яктылык җайланмалары урнаштырылган. Моннан тыш, шәһәрдә яшәүчеләр өмәләр уздырып бинаны һәм аның
әйләнәсен чүп-чардан җыештырырга булышалар. Мәдрәсә барлык теләүчеләр өчен дә үз ишекләрен ачты, ислам дине нигезләренә, намаз укырга өйрәнергә, гарәп телендә укырга һәм язарга өйрәтәчәкләр, дип яза «Башинформ».