Октябрьдә Вильнюс шәһәренең рәсемнәр галереясында университет доценты, гуманитар фәннәр докторы Галина Мишкинененың «Иван Луцкевич китабы — Литва татарлары мәдәнияты истәлеге» дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. Әлеге чараны Литва Фәннәр Академиясе Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, профессор Тамара Байрашаускайте алып барды.
Китап Литва татарларына бәйле борынгы кулъязмаларының берсе булган Иван Луцкевич китабына багышланган (XVIII гасырның беренче яртысы). Литва, Польша, Белорусия галимнәренең игътибарын җәлеп иткән бу кулъязма фәнни әдәбиятта тарихчы, археолог, библиофил Иван Луцкевич исемен йөртә, чөнки нәкъ менә ул әлеге кулъязманы XX гасыр башында Вильнюс өлкәсенең Кырык татар авылында тапкан булган.
Китап шактый күләмле, анда барлыгы 280 бит. Ул гарәп хәрефләре белән иске белорус телендә язылган. Бу китапта ислам нигезләре, Рамазан ае, ураза вакытында ашарга тиешле ризыклар, намаз вакытлары турында бәян ителгән. Анда шулай ук әхлак кодексы: мөселманнарның вазифалары, ятимнәрне кайгырту, ата-анага кадер-хөрмәт, кунакчыллык, яхшы һәм начар тәрбия, гаилә тормышы, эчкечелек турында да, Коръән һәм мөселманнарның гореф-гадәтләре турында да анык язылган. Китапта текстларның транскрипциясе, иске белорус теленнән литва һәм рус телләренә тәрҗемәләре, бу яисә теге төшенчәләрнең мәгънәләре, исемнәрнең килеп чыгышы аңлатыла.
Доцент Галина Мишкинене халыкара дәрәҗәдә галим булып танылган шәхес. Ул Литва татарларының кулъязмаларын өйрәнүче Литваның бердәнбер белгече. Ул бик күп мәкаләләр, 2 монография, Литвада сакланып килүче татар кулъязмалары каталогы авторы. Әйтергә кирәк, Галина Мишкинене яшь галимнәрне дә фәнни тикшеренүләргә, татар кулъязмаларын өйрәнүгә җәлеп итә. Әлеге китапны әзерләүдә аның студентлары Сигита Намавичюте, Екатерина Покровская һәм Төркиядәге хезмәттәше Гюсейн Дургут ярдәм күрсәткән.
Тәкъдим итү чарасында Вильнюс университеты һәм Фәннәр Академиясе институты мөгаллимнәре, профессорлары, фәнни хезмәткәрләре катнашты. Профессор Сергей Темчин, доцент Йоланта Забарскайте, Врублевский исемендәге китапханә җитәкчесе Сигитас Нарбутас, Литва татарлары җәмгыяте союзы рәисе Адас Якубаускас чыгыш ясады. Кичәне халыкара бәйге лауреаты Лилия Гобәйдуллина һәм Жанета Норейкене чыгышы төгәлләде.